“Кояшкай”да – игелекле эшләр эстафетасы
Әгәр кешенең күңелендә яхшылык, кешелеклелек, сизгерлек, изге ният бар икән, димәк, ул Кеше булып җитлеккән, диләр.
Сентябрьнең 7 сеннән 14 енә кадәр балаларны әхлакый тәрбияләү, физик яктан камилләштерү һәм сәламәтләндерү максаты белән үткәрелгән "Көзге игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" республика акциясендә Биектауның "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр дә катнашты....