Табигатьне саклау законнары бозылмасын
Биектау районы прокуратурасы экологлар һәм полиция хезмәткәрләре белән берлектә, карьерлардан законсыз файдалану очракларын ачыклау өчен, даими рәвештә рейдлар уздыра.
Карьерларны законсыз казучылар, еш кына, тәүлекнең караңгы вакытында эшләргә тырыша. Шуңа күрә рейдларга да тикшерүчеләр кичке якта чыга.
Ком һәм кара туфрак сатып, яхшы гына акча эшләп булганлыктан, Биектау районында яшерен...