Тычкан бизгәге
Бөерләргә зыян китерә торган геморрагик бизгәк - бөердәге кан тамырларын һәм башка органнар: йөрәк, ашказаны, үпкә, бөер өсте бизләрен, үзәк нерв системасын зарарлаучы йогышлы авыру.
Аны тычкансыман кимерүчеләр (кыр, урман тычканнары) организмында сакланып, тышкы мохиткә аларның тизәкләре һәм бәвелләре белән чыга торган вирус тарата.
Инфекция һавадан кимерүчеләрнең бүлендекләрендәге тузан белән,...