Бәхетне суд кире кайтарырмы?
Кешеләрнең шактыена, бәхетле булу өчен, дуслары күп булу да җитә. Кайберәүләр - матди байлыкның күплеген, кайсылары җан тынычлыгын бәхет дип саный. Әмма кешеләрнең күп өлеше, тормышның бөтен ягы гармониядә булуны ышанычлы тәэмин итәрлек гаиләсе булганда, үзләрен бәхетле хис итә.
Гаилә кеше тормышында төп урынны алып торадыр, мөгаен. Шатлыгыбызны да, кайгыбызны...