Дәү әнием истәлекләре
Быел Бөек Ватан сугышының тәмамлануына 70 ел тулуны билгеләп үттек. Ул канкойгыч еллар шул чор кешеләренең йөрәкләрендә бик тирән эз калдырган.
Минем дәү әтием Бөек Ватан сугышы ветераны булган, бүген, кызганычка каршы, ул мәрхүм. Ә менә дәү әнием сугыш елларында күр-гәннәрен әле дә күз яшьләрсез искә төшереп сөйли алмый. Аның...