Балалар ГТО да тапшырды
Җәйләр җитү белән, авылларда Сабан туйлары башланып китә. Без дә авыл балаларына балалар Сабантуе үткәрергә булдык.
Максатыбыз - балаларга кечкенәдән үк халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәтү, аны буыннан-буынга тапшыру һәм әби-бабаларыбызның үткәне белән танышып тору. Быел үткәрелгән Сабантуебыз үзенчәлекле булды. Программадагы га-дәттәге милли уеннардан тыш, килгән балалар ГТО нормаларын да үтәргә тиешләр...