Иртәгә изге Рамазан ае, ураза башлана
18 июньдә мөселман дөньясы иң изге ай - җиргә Коръән иңдерелгән Рамазан аена аяк баса. Әлеге ай турында район мөхтәсибәте рәисе хаҗи Тәлгать хәзрәт Гайфуллин белән сөйләшәбез.
- Тәлгать хәзрәт, Рамазан аеның үзенчәлекләре турында сөйләп китсәгез иде.
- Рамазан аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәй-һиссәләмгә Коръән иңдерелә башлады. Шуңа күрә без бу...