“Китаплы гаилә – бәхетле гаилә”
Дөньяга тәүге авазын салып, әти-әнисенең көтеп алган куанычы, матурдан-матур өметләр багланышы булып сабый туды.
Кем булып үсәр ул? Холкы-фигыле белән кемгә охшар, сәләте-таланты белән кемне кабатлар? Тормышта үз урынын таба алырлык көчле рухлы, кыю һәм гыйлемле шәхес итеп тәрбияләү өчен тәрбия әлифбасын кайдан, нәрсәдән башларга? Баланы ничек дөрес итеп тәрбияләргә?...