Балалар имин ял итсен
Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышы уздырды.
Чыгыш ясаучылар игътибарны ирегеннән мәхрүм ителү урыннарыннан чыгарылган кешеләрне эшкә урнаштыру проблемасына, ирекле халык дружинасы эшенә, наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең мәктәпләрдәге эшчәнлегенә, балаларның җәйге ялын оештыруга һәм башка мәсьәләләргә юнәлттеләр. Җәйге каникул чорында укучылар өлкәннәр күзәтүендә булырга тиешләр....