Йолдыз булып күккә атылыгыз, биеклектән курка күрмәгез!
Үткән шимбәдә районның иң зур - 762 бала укый торган 2 нче Биектау мәктәбендә дә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме булды. Мәктәпне тәмамлаучы 39 егет һәм кызны олы тормыш юлына озаттылар.
Тантаналы линейка башланганчы, анда катнашучылар һәм оештыручылар белән кыскача гына әңгәмә корып алырга мөмкин булды. Мәктәп директоры Фаил Абдрахманов әйтүенчә, 2014/2015...