Якташлары хөрмәтенә
Мәмдәл авылында Җиңүнең 70 еллыгына Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә мемориаль комплекс ачылды.
Тантаналы чарага Мәмдәл авыл җирлегендә яшәүчеләр, укучылар, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Унбиш метр-лы стенага Мәмдәл, Юртыш, Сөләнгер авылларыннан 470 якташыбызның фамилияләре уеп язылды. Һәйкәл безнең якташыбыз - рәссам Фәрит Заһидуллин эскизы буенча әзерләнеп, нигездә...