Милли бәйрәмнәр онытылмасын
Бүгенге көндә балалар бакчасы тәрбиячеләре алдында торган бурычларның иң мөһиме - балаларыбызда туган телне саклап калу, шулай ук аларны халкыбызның сәнгате, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре, йолалары белән таныштыру. Халкыбыз иҗат иткән табышмаклар, сынамышлар, әкиятләр - тел өйрәнүдә иң бай чыганак.
Безнең Биектау "Кояшкай" ("Солнышко") балалар бакчасында да милли бәйрәмнәр һәр ел саен...