Канатлы дусларга – уңайлы оя
Язны бик күпләр көтеп ала. Күктән кояш елмая, карлар эри, гөрләвекләр ага - күңелле! Кышкы салкыннардан соң яз килүен кешеләр генә түгел, җәнлекләр, кош-кортлар да түземсезләнеп көтәләр.
Сыерчыклар бакча һәм басу корткычларын юк итәләр, көннәр буе сукмаклар, юл читләреннән сикергәләп, һәр яфрак астыннан кошчыкларына азык эзлиләр. Сыерчыклар файда китереп кенә...