Бабамның куллары алтын булган
Үтә гомер, ага сулар,
Бер-бер артлы уза еллар,
Бөек Җиңүгә дә 70 ел дип,
Сафын барлый ветераннар.
Минем бабаем, Гыйниятуллин Хидият Гыйният улы, икенче бала булып Казаклар авылында 1910 нчы елның 20 маенда дөньяга килгән. Авыр заманалар булса да, 3 класс белеме белән татарча, кадимча, русча, латинча яза һәм укый...