«Җырым белән җиңдем дошманны»
Быел дәһшәтле Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллык юбилее. Мәдәният йортында үткәрелгән чараларның күбесе шушы темага багышланып оештырыла.
Без, "Чияләр" ансамблендә чыгыш ясаучылар да, "Аулак өй"гә бару өчен шул теманы әзерләдек. Башта ансамбльнең тарихы белән таныштырыйм әле.
Безнең Ямаширмә мәдәният йортында 2011 нче елда "Чияләр" фольклор ансамбле оешты. Коллективта беренче...