Яшь хоккейчылар осталыкларын күрсәттеләр
Агымдагы елның 13-16 гыйнварында Бөгелмәдә 2005 елгы үсмерләр арасында "AIRON кубогы"на хоккей турниры булды. "Биектау" командасының яшь хоккейчылары биш матчта катнаштылар, шуларның 4се алар өчен җиңү белән тәмамланды.
13 гыйнварда Бөгелмәнең "Арыслан" командасы белән уздырылган очрашу ук бирегә бик әйбәт әзерлекле, көчле командалар җыелуын күрсәтте. Турнир безнең "Биектау" командасы өчен...