Биектау мәктәпләре – иң яхшылар
Укучыларның белем сыйфатының иң гадел күрсәткече - фән олимпиадалары. Ноябрь-декабрь айларында районның мәгариф тормышында мөһим чараларның берсе - фән олимпиадалары үткәрелде.
Бүгенге көндә олимпиадаларның муниципаль туры тәмамланып, нәтиҗәләр ясалды. Гомумкоманда күрсәткечләре һәм җиңүчеләр, призлы урыннарны яулаучылар саны буенча мәктәпләр рейтингы төзелде. Гомумкоманда зачетында урын һәр мәктәпнең барлык фәннәр буенча җыйган...