Казан арты тарихын өйрәнү дәвам итә
Узган атна азагында үзәк мәдәният йортында "Казан арты фәнни укулары" дигән икенче фәнни-гамәли конференция булды.
Сания Шакирова
Беренче фәнни конференция 1995 елның декабрендә уздырылып, анысы да Казан арты тарихына һәм мәдәниятенә багышланган иде. Әлеге конференциядә Татарстан Республикасының Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, музей хезмәткәрләре, тарих укытучылары катнашты, Марий...