Изге урын күңелне сафландыра
Дөбъяз һәм Каенлык авыл җирлекләренең социаль хезмәткәрләренең игътибар үзә-гендә булган өлкән яшьтәге кешеләре күптән түгел Казандагы "Кол Шәриф" мәчетенә онытылмаслык сәяхәткә бардылар.
Әлеге мәчет - Татарстанның йөзек кашы, даны дөньяга киң таралган истәлекле корылма, халкыбызның бик яратып гыйбадәт кыла торган урыны. Безнең белән килүчеләр дә, бинаның мәһабәтлегенә, манарасының матурлыгына сокланып,...