Бию чын могҗиза бит ул
"Балкыш" балалар иҗаты йортының "Контрасты" хәзерге заман хореографиясе студиясе үзенең бишьеллыгын билгеләп үтте. Шушы дата хөрмәтенә авыл мәдәният йортының актлар залында юбилей концерты оештырылды.
Бу талантлы коллектив беренче адымнарын 2009 елда башлаган иде, хәзергә кадәр бөтен кешене искиткеч биюләре белән сөендерә. Ә иң төп илһамчысы, яктылык чыганагы - җитәкчеләре, талантлы,...