“Тере хәтер”
Ул чакта, 1979 нчы елның декабренә кадәр барысы да элеккечә - һәрвакыттагыча иде. Егетләр укыйлар, эшлиләр, дискотекаларга йөриләр, гашыйк булалар. Һәм кинәт... Коточкыч, ят сугыш, әфган сугышы.
Совет солдаты үз илен генә сакларга түгел, ә бәлки тугандаш халыкларга да булышырга гадәтләнгән. Һәм бу ярдәм "интернациональ бурычыңны үтәү" дип аталды. Ерактагы...