Милли җәүһәрләребезне саклыйк
Үз телен, халкының тарихын, гореф-гадәтләрен белмәгән кеше хәтерсез кешедер.
Туган телебез аша без үз халкыбызның үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген беләбез. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә дә без, укытучылар, укучыларыбызга татар язучыларының иҗатын, тормыш юлын өйрәтәбез. Бу эш дәрестән тыш чараларда да дәвам иттерелә. Укучыларыбыз белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә актив катнашырга...