Җырчыларыбызны «ТНВ»дан карадык
Узган шимбәдә районның иң оста җырчылары «Җырлыйк әле» тапшыруында катнашты.
Конкурс өч яшь категориясендә барды, һәркайсында телевизор караучыларга дүртешәр кеше үз сәләтен күрсәтте. Мәктәп укучылары арасында иң яхшылар дип Гөлинә Шәйхетдинова һәм Адель Равилов танылды. Ветераннар арасында Галия Камалова белән Фәния Шәрәповага уңыш елмайды. Урта буын җырчылар арасында сайлап алу...