Укучылар мул уңыш үстерделәр
Алан-Бәксәр мәктәбендә киңәшмә булды, анда мәктәп яны участокларындагы эш турында сүз алып барылды.
Укучылар быел җиләк-җимеш һәм яшелчә культураларыннан әйбәт уңыш үстерделәр. Суган җыеп алынган, хәзерге вакытта кыяр, томат, кишер, чөгендер, кәбестә җыю бара. Сүз уңаеннан әйтеп китик инде - язын орлыклык суган, кишер, чөгендер орлыклары барлык мәктәпләргә үзәкләштерелгән тәртиптә...