Чын авыл тормышын күрсәттек
Биектау авылы мәдәният йортының "Яблоневый ряд" фольклор ансамбле шәһәр сабантуен уздыруда актив катнашты.
Оештыру комитеты тарафыннан аларга рус стилендәге йортны бизәү һәм аны «җанландыру» бурычы йөкләнде. Ансамбльдә катнашучылар йортны Биектау осталары ясаган борынгы әйберләр белән бизәделәр, болар йон тетү, җеп эрләү җайланмалары, сөлгеләр һәм идән паласы, савыт-саба һәм башка күп...