Авылның киләчәге алар хезмәтенә бәйле
Рус-Татар Әйшәсе авылы янында урнашкан "Бөреле" акционерлык җәмгыятенең Чыпчык бүлеге җәйге лагеренда машина белән саву осталарының район конкурсына җентекләп әзерләнгәннәр.
Сыер саву боксларына саннар сугылган, гамәли өлеш өчен өстәлләр куелган. Каршыдагы аланда чатырлар урнаштырылган, анда конкурста катнашучылар теркәлү узды. Иң яхшы машина белән саву операторы исеменә бу юлы районның барлык...