Гомер бәйрәме – алтын туй
Иске-Казан авыл җирлеге башкарма комитеты Камай авылында яшәүче Фәнзилә белән Сәлимҗан Гайсиннарны тәбрик итте - аларның бергә гаилә корып яши башлауларына 50 ел тулды.
Фәнзилә апа белән Сәлимҗан абый Камай авылына Свердловск өлкәсенең Первоуральск шәһәреннән күчеп кайтканнар. Анда икесе дә, заводта эшләп, лаеклы ялга чыкканнар. Хәзерге вакытта алар ике кызларына...