Бию дөньясы күпкырлы һәм төрле
"Универсиада-2013" заманча спорт һәм эстрада биюе фестиваленең гала-концерты хореография сәнгатенең матур, рухландыргыч бәйрәме булды.
Биектау районы администрациясе ярдәмендә Биектау якташлар җәмгыяте, "Салават күпере" журналы ("Татмедиа"), шулай ук "Сәхнә" театр журналы инициативасы белән оештырылып, ул районның иң әһәмиятле мәдәни вакыйгаларының берсенә әйләнде.
Сайлап алу турына катнашуга 30 дан артык коллектив гариза...