ТХЭКВОНДОЧЫЛАР УҢЫШЛЫ ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
Безнең яшь спортчыларыбыз февральдә инде өч зур ярышта чыгыш ясадылар.
Беренче ярышлар 1-2 февральдә 1999-2001 елгы егетләр һәм кызлар арасында булды. Анда безнең спортчыларыбыз, кискен ярышта көч сынашып, Казаннан, Яр Чаллыдан, Түбән Камадан һәм Питрәчтән килгән спортчыларны җиңеп, 3 көрәштә һәрберсе өч беренче урынны яуладылар. Бу ярышларда Глеб Комлев, Роман...