МАТУР БӘЙРӘМ УЗДЫРДЫЛАР
Каенлык авыл мәдәният йортында урта яшьтәге хатын-кызларга багышланган кичәгә бик күп халык җыелды.
Игътибар үзәгендә 45 яшьләре тулган хатын-кыз әниләр: җирлек башлыгы Эльвера Әхмәдуллина, авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Газизуллина, китапханәче Рәмзия Һидиятуллина булды. Алар концертта актив катнаштылар, балаларының, хезмәттәшләренең, авылдашларының котлауларын кабул иттеләр. Программада рус һәм татар телләрендә...