Капка төбең дә чиста булсын
Биектау районы башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең күчмә рейдлары төзекләндерүдә муниципаль кагыйдәләрнең җиренә җиткереп үтәлмәвен күрсәтә.
Шушындый тикшерү нәтиҗәләре буенча комиссия утырышына Яшь Көч, Чернышевка, Биектау станциясе, Инеш поселогы, Бөреле җәнлек совхозында яшәүчеләр чакырылды. Төзелеш материаллары, утын өеп куйган, йорт тирәсендәге чүп-чарны җыештырмаган һәм башка төрле җитешсезлекләргә юл куйган өчен...