19 март 2013 яңалыклары
-
“Моңнар кайтсын авылга“
Безнең Кече Рәс клубында һәр бәйрәм зурлап бәйрәм ителә. 8 нче мартта халыкны "Моңнар кайтсын авылга" дигән театральләшкән тамаша көтә иде. Тамашаның асылында авыл клубында үзешчән сәнгатьтә катнашучылар әзерләгән зур концерт күрсәтү иде. Тамаша чыннан да бик үзенчәлекле, бик мәгънәле булып чыкты. Авыл яшьләренең күбрәк онытыла барган җырларны, халык җырларын...
-
Әниләрнең йөзендә язгы елмаю
Күктәге язгы кояш җылы нурларын сибә. Күңелдә ниндидер хис-ләр, күтәренке кәеф. Шундый көннәрнең берсе - язның тәүге бәйрәме - 8 Март. Ул безнең сыйныфта да эзсез үтмәде. Без, 2 нче "Г" сыйныфы укучылары белән, бу бәйрәмгә бик тырышып әзерләндек. Әлбәттә, бәйрәмгә әниләр hәм әбиләрне чакырдык. Алар бик теләп килделәр. Кичәдә...
-
Халык күңелен күрә белә
Өмбе авылы клубында 8 март көнне шаулап-гөрләп бик матур бәйрәм концерты узды. Чараны карарга хәтта күршетирә авыллардан да халык җыелды. Бәйрәм "Туй" тамашасы белән башланып китте. Өмбе артистлары Гөлнар Вәлиуллина, Гөлнара Фәйзуллина, Гөлназ Машрапова, Ләйлә Зарипова, әниле-уллы Алсу һәм Илнур Нигъмәтҗановлар бер дә "Мунча ташы" артистларыннан ким уйнамадылар. Кичәнең икенче...
-
Кит инде, кыш!
Усад авылында яшәүчеләр һәм кунаклар кышны күңелле генә озаттылар. Якшәмбе көнне алар Масленицаны бәйрәм итте. Традиция буенча Журавлев паркына җыелдылар, анда иртәдән үк бала-чага өчен атларда һәм квадроциклларда йөрүне оештырдылар, кыр кухнясы эшләде, чәй кайнап торды. Изге Троица храмында гыйбадәттән соң паркта халык күбәйде һәм бәйрәм башланып китте. Алып баручылар...
-
Бу юлы ярминкә тагын да җанлырак узды
Безнең район узган шимбәдә Казанда "Агропромпарк"ка терәлеп торучы территориядә тагын авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Шәһәргә төрле-төрле продукция төягән 23 машина озатылды. Бу юлы сәүдә үтә дә җанлы барды, хуҗалыклар һәм фермерлар алып килгән товарларын иртәнге сәгатьләрдә үк сатып бетерделәр. "Правда", "Серп и молот" ширкәтләре, "Татарстан" агрофирмасы литрлап сатыла торган сөт,...
-
Кунакка бардылар
Район инвалидлар җәмгыяте һәм Казан Кораллы Көчләр инвалидлары җәмгыяте үзара дусларча элемтәдә яши. Соңгылары чакыруы буенча биектаулылар күптән түгел генә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрында булдылар. Яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен гыйбрәтле булган "Җанкисәккәем" спектаклен карадылар. Ә ел башында Биектау инвалидлары шулай ук казанлы дуслары ярдәмендә Салих...
-
Ташуга каршы чаралар
Бу дүшәмбедә район активы катнашында узган башкарма комитет утырышында сүз су ташуга каршы чаралар турында да барды. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Владимир Ковтун игътибарны якын араларда авыл җирлекләре һәм район службалары язгы ташуга каршы башкарырга тиешле чараларга юнәлдерде. Әлеге...
-
Спорт җиңәргә өйрәтә
Физкультура һәм спортны үстерү соңгы елларда район тормышында өстенлекле юнәлешләрнең берсенә әверелде. Нәтиҗәсе дә куанычлы: Биектау спортчылары спортның күп төрләре - көрәш, хоккей, футбол һәм баскетбол буенча республика ярышларында катнашып, призлы урыннарны алалар. 20 - 22 февральдә Әлмәт шәһәрендә "Көрәш" милли спорт көрәше буенча "Ватаным Татарстан" республика газетасы тарафыннан герой...