18 апрель 2015 яңалыклары
-
Районда яңа йолдызлар кабына
Яшьләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестивале агымдагы елның иң матур һәм истә калырлык вакыйгаларының берсе булды. Фестивальнең зона туры беренче тапкыр безнең районда узды. Биектауның яшь артистлары уңышлы чыгышлары белән сөендерделәр. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган яшь-ләр эстрада сәнгатенең 15 нче «Созвездие-Йолдызлык» ачык фестиваленең суперфиналы сайлап алу бәйгеләрендә...
-
Лаеклы тормыш юлы үткән
2015 елның 10 апрелендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Шлюкова Анастасия Егоровна юбилейлы туган көнен билгеләп үтте. Ул Соловцово авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, 18 яшьлек кызны Дөбъяз район хәрби комиссариатына чакырып алалар. 57 нче армиягә билгелиләр. Горький шәһәренә радиотелеграфчылыкка укырга җибәрәләр. Морзе азбукасын өйрәнәләр, яшерен мәгълүмат тапшыралар. 1944 елда...
-
Мәктәпләргә яңа сулыш өрделәр
Әлеге фоторәсем 1970 нче елларда район мәктәпләре директорлары семинарларының берсендә төшерелгән. Бу кешеләрнең язмышлары төрлесе төрле булса да, аларны ике нәрсә бер-ләштерә. Беренчесе - алар барысы да сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган кешеләр, араларында сугышта катнашканнар да, тыл хезмәтчәннәре дә, "сугыш чоры балалары" да бар. Икенчесе - Туган ил...