16 ноябрь 2016 яңалыклары
-
«Биектау FM»ның бүгенге йолдызы – Айгөл Гәрәева
Якташыбыз кешелек дөньясы җәй белән саубуллашып, мул көзне каршылаган сихри бер мизгелдә дөньяга килгән. Гүзәл Коркачык һавасын сулап, аның киң урамнарында уйнап үскән шаян кызчык хезмәт юлын бик тә җаваплы өлкәгә багышлый. Биектау районының Үзәк хастаханәсендә эшли. Бүген ул бар тырышлыгын, сабырлыгын, мәхәббәтен сабыена бүләк итә. Хәләл җефете белән бер...
-
Техника кышка әзерме? (ФОТО)
Әле кайчан гына авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы әзерлек сызыгына куйган иде. Вакыт тиз генә узып та киткән. Чәчү дә узган, уңыш та җыеп алынган. Техниканы кышка әзерләп куярга да чират җитте. Районда авыл хуҗалыгы техникасын үз вакытында һәм сыйфатлы итеп саклауга куюга аеруча игътибар ителә. Бүген Биектау...
-
Биектау районыннан хатын-кыз йөртүче Казанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан
Кичә иртән Казанның Копыдов урамында өч чит ил машинасы бәрелгән. Бу хакта Казан шәһәре ЮХИДИ хезмәте хәбәр итте. Авария 8.55 сәгатьтә 5 нче йорт янында була. 62 яшьлек ир утырган Opel Astra машинасы VW Polo машинасына утырган Биектау районыннанда яшәүче хатын-кыз белән бәрелешә. Бу бәрелү нәтиҗәсендә, чит ил машинасы 27...
-
Район көче келәмнәрдә дә сынала (ВИДЕО)
11 - 12 ноябрь көннәрендә Казанның "Ак Барс" көрәш сараенда Татарстанның иң көчле ир-егет көрәшчеләре бил алышты. Ярышлар Татарстан Республикасы беренчелегенә татарча көрәш буенча узды. Җанатарлар ике көн дәвамында районнардан килгән батырларның бил алышуын - көрәш тамашасын күрде. Ярышларда Биектау командасы 6 нчы урынны алды. Әмма араларында пъедесталның беренче баскычына...
-
Иман – кешенең куәте
Татарстанның Баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев Биектау районы имам-мөхтәсибләре белән очрашты. Әлеге чара Биектау районы мәдәният йортында уздырылды. Фикер алышу вакытында халыкны иманга өндәү, яшь буынга рухи тәрбия бирү, терроризмга һәм экстремизмга каршы тору мәсьәләләренә багышланган темалар күтәрелде. Бүгенге көндә дин әһелләре алдында һәркемгә исламның төп кагыйдәләрен,...
-
Илебез укучылары сәламәт яшәү рәвеше яклы
1 нче сентябрь - Белем көнендә илдә яңа проект - Россия укучылары хәрәкәте тормышка ашырыла башлады. Безнең Чыпчык мәктәбе проектны гамәлгә кертү мәйданчыкларының берсенә әверелде. Бездә зур тәрбияви чараларны уздыруның кызыклы һәм нәтиҗәле алымнары сынала. 29 нчы октябрьдә без Россия укучылары хәрәкәтен оешманың барлыкка килгән көне белән "Россия укучылары хәрәкәте"...
-
Иман нуры яктылыгы сирпелә
Район тарихында беренче тапкыр уздырылучы "Рухи көз" православие дини җырлар фестивалендә теләге булган һәркем катнаша да, тамашачы да була алды. Ул Халыклар бердәмлеге көне - Мәскәү һәм Россияне 1612 нче елда поляклардан һәм Тәңре Анасы Казан иконасын азат итү белән бәйле бәйрәм хөрмәтенә 12 нче ноябрьдә Усад мәдәният йортында узды....
-
Кулланучылар хокуклары буенча “Кайнар линия”
Җитештерелә һәм сатыла торган товарларның, башкарыла торган эшләрнең, күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы гражданнарына хәбәр итү һәм киңәшләр бирү өчен Европа сыйфат атналыгы кысаларында 14 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр 9.00дән 16.00гә кадәр 3-15-04 "Кайнар линия" телефоны эшли. Консультацияләрне Татарстандагы Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Арча һәм Биектау...