16 сентябрь 2021 яңалыклары
-
Бакча ачылуга әти-әниләр дә, балалар да сөенер
Биектау районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре исемлегенә быел Эстачидагы “Шаян” балалар бакчасы да өстәлер. Бирегә ике йөздән артык нәни бала йөриячәк. Әлеге учреждениедә берничә - гомуми үсеш, компенсацияләүче, сәламәтләндерүче һәм башка төркемнәр булачак. Корылма агымдагы елның язында төзелә башлаган иде, район җитәкчеләре балалар бакчасын ачуны октябрьгә планлаштыралар. Әлеге балалар бакчасының авыл кешеләре өчен ни өчен шулкадәрле мөһим булуы турында сораштыра башлагач, быел балаларын шушы бакчага йөртәчәк әниләр бик теләп сүзгә кушылдылар.
-
Алатта “бишле”ләр артачак
Алат авыл җирлегендә тиздән яңа уку йорты үз ишекләрен ачачак. Бер бинада 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 20 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасы урнашачак. Әлегә исә балалар 1958 елда төзелгән, иске булганлыктан шактый таушалган бинада белем ала. Алат мәктәбе күз алдында җимерелеп бара. Уку йортының тәрәзәләре ачылмый, ә кыш көне биредә бик салкын. Директор һәм укытучылар мәктәп бинасын төзәткәләп булса да, балаларны укытырга тырышалар. Шөкер, көтәргә күп калмады.
-
Үзе кайнар, үзе тәмле
Сентябрь җитте, димәк белем бирү учреждениеләрендә яңадан укулар башланды. Балалар мәктәптә күп вакыт уздыра, алар биредә белем эстәп кенә калмыйча, дуслары белән аралашалар, уйныйлар, ашыйлар. Мәктәпләрдә туклану мәсьәләсе ни хәлдә?
-
Сайлау комиссияләре сайлауларны үткәрергә әзер
17-19 сентябрь көннәрендә Россия күләмендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлаячакбыз, шулай ук Биектау районының вәкаләтле органнарына депутатлар сайлау буенча муниципаль сайлаулар да узачак.