16 гыйнвар 2020 яңалыклары
-
Чернышевка авыл җирлегендә төрле милләт вәкилләре дус, тату яшиләр
Быел республикабыз ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Биектау районы аның мөһим өлеше булды һәм ул шулай булып кала да. Ул, үз чиратында, быел 85 еллыгын бәйрәм итәчәк. Шушы истәлекле ике дата хөрмәтенә район авыллары һәм бистәләре турында сөйләвебезне дәвам иттерәбез. Монысында сүз Чернышевка авыл җирлеге турында барачак.
-
Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара
Ел саен 9 гыйнварда Халыкара хореографлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без үзәк мәдәният йортының иң көчле һәм талантлы бию коллективында - «Казан арты» бию ансамблендә кунакта булдык. Без килгәндә коллектив чираттагы концертка әзерләнә иде. Шуңа да карамастан, ансамбльнең җитәкчесе Луиза Биккузина безнең белән иркенләп сөйләшергә вакыт тапты. Бию остасы Луиза Гамилевнаны районда белмәгәннәр бик сирәк. Ул районга профессиональ бию серләрен алып килгән, хореографиянең тылсымлы алымнарын үзенең шәкертләренә түкми-чәчми өйрәтә торган талантлы шәхес. Ул үзен коллективның җитәкчесе дип түгел, ә остазы итеп танытты.
-
Аграрийлар эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
11 нче гыйнварда “Әсән” авыл хуҗалыгы предприятиесенең товарлыклы сөтчелек фермасы базасында “Кышлату чорында терлекләрне ашату рационнары һәм асрау шартлары” дигән темага семинаркиңәшмә уздырылды.
-
Район Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итәргә әзерләнә башлый
Үзәк мәдәният йортында агымдагы елда беренче “эшлекле дүшәмбе” узды. Анда бизнесны үстерүгә, аерым алганда эшмәкәрләр өчен ташламалы салымга һәм аның үзмәшгульлек кебек формасына кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү турында да сүз барды.