15 июнь 2017 яңалыклары
-
Биектау районында “Спорт наркотикларга каршы” дип аталган республика фестивале узачак
Иртәгә 16 нчы июньдә Биектау районында "Спорт наркотикларга каршы" дип аталган республика фестивале узачак. Фестиваль кысаларында төрле бәйгеләр һәм интеллектуаль уеннар оештырылачак. Җиңүчеләрне республика призлары һәм бүләкләр көтә. Фестивальдә катнашырга иреклеләр үзәкләре/берләшмәләре/отрядлары, студентлар, яшьләр оешмалары, эшче яшьләр, шулай ук районның социаль яктан актив кешеләре чакырыла. Фестиваль 10:00дән 13:00гә кадәр "Биектау"...
-
Гөлназ Хөсәенова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гөлназ Хөсәенова. Тапшыруыбызның бүгенге каһарманы рәхмәтле булуның көче турында әйтә. "Хак Тәгаләне үзегезнең тормышыгызда булган әйберләр өчен рәхмәт әйтергә онытмагыз. Шул вакыт ул...
-
Җырчы Әлфия Авзалова вафат булды
Бүген иртән, озакка сузылган авырудан соң җырчы Әлфия Авзалова вафат булды. Бу хакта мәгълүматны Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте раслады. Җырчыга быел 84 яшь тулган иде. Әлеге сәгатьләргә булган мәгълүматларга караганда, җырчы белән саубуллашу 17 июнь Филармониядә булачак.