15 май 2012 яңалыклары
-
Чыпчыкта зур бәйрәм
Чыпчык авыл клубында Гаилә көненә багышланган бик матур бәйрәм узды. Сигез гаилә, гаилә традицияләре турында сөйләү, балалар тәрбияләү серләре белән уртаклашу өчен, «түгәрәк өстәл» артына җыелды. Бу көнне авыл мәдәният йортында өлкән буын кашеләреннән гыйбрәт алырлык күп нәрсәләр турында ишеттек, чөнки бәйрәмдә катнашучылар арасында Чыпчык авылының иң хөрмәтле кешеләре иде....
-
Эстафета спорт сөючеләрне җыйды
Традицион беренче язгы җиңел атлетика эстафетасы безнең районның шактый кешесен җыйды. Язгы эстафета Биектау район үзәге урамнары буйлап, 4х500 м дистанциягә нигезләнгән система буенча узды. Биектау муниципаль районы урта мәктәпләре, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларының җыелма командалары ярышты. Спорт комплексы янында спортчыларны теркәгәннән һәм эстафетаны ачу парадыннан соң ярышлар башланды....
-
Мәшгульлек ярминкәсе
Биектау Мәшгульлек үзәге районның урта мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларын, шулай ук эш эзләүче гражданнарны 2012 елның 18 маенда 13 сәгатьтә Бөреле мәдәният йортында булачак уку һәм эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Укучыларга махсус урта һәм югары белем бирүче уку йортлары вәкилләре белән очрашу, компьютерда тест узу мөмкинлеге биреләчәк. Эшсез гражданнарга консультация...
-
Өлкәннәргә игътибар
"Өмет" социаль хезмәт күрсәтү Үзәге шәфкать туташлары барлык яңалыклардан хәбәрдар булсын өчен көнүзәк проблемаларны тикшерүгә багышланган чараларны еш уздырып тора. Үзәкнең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хәбәр иткәнчә, күптән түгел биредә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен "Хәрәкәттә - бәрәкәт" сәламәтләндерү-профилактик программасы кысаларында шушы темага «түгәрәк өстәл» оештырылды. Бу программаның максаты...
-
Алда – Сабантуйлар
Биектау район Сабантуе 11 июньдә узачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы буенча, быел Сабантуйлар республиканың авыл һәм район үзәкләрендә 10-12 июньдә узачак. Казан Сабантуе - 23 июньдә. Шуны да әйтергә кирәк, 12 июнь - Россия көне уңаеннан өч көн рәттән - 10, 11, 12 июньдә ял итәчәкбез. Әмма 9 июнь...
-
Шөкер, орлык җир куенына керде
Районда язгы кыр эшләре оешкан төстә узды. Җаваплы чорда бөтен көч һәм тырышлык чәчүне мөмкин кадәр тизрәк төгәлләүгә юнәлдерелде. Сабан культуралары быел 30400 гектар мәйдан били. Һава торышы игенчеләрне борчырлык булмады, туфракта дым бар, әмма яз үзенчәлекле, туфрак бар җирдә дә тигез өлгермәде. Дым каплатканда, туфрак әзерләгәндә һәр басуда да...