13 октябрь 2021 яңалыклары
-
Биектау районында прокурорлар аллеясына нигез салынды
9 октябрьдә Татарстан Республикасында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм рәвештә агач утырттылар. Республикада быел мондый чара өченче тапкыр уздырылды. Акциягә Биектау районы прокуратурасы хезмәткәрләре дә кушылды. Алар Казанның юридик институты укытучылары белән бергәләп “Казан арты” паркында нарат үсентеләре утырттылар. Шулай итеп, районда “Прокуратура аллеясы”на да нигез салынды. Аллеяга беренче 40 үсенте «Инеш» бассейны каршындагы территориягә утыртылды.
-
Бу атнада җанисәп алу башлана
15 октябрьдә Россиядә халык санын алу башланачак. Киләсе җанисәптә Россия халкы илдә беренче тапкыр исәпкә алу битләрен интернетта мөстәкыйль тутыру мөмкинлегенә ия булачак. Моның өчен интернетка керү мөмкинлеге һәм Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү узарга кирәк. Бу очракта арадашчы булмаячак. Электрон исәпкә алу битен тутырганнан соң, мәгълүмат шунда ук Росстат хезмәтенә барып ирешә. Анкеталар җанисәп алучыларның планшетларында да тутырылачак. Җанисәп алу алдагы 10 елга дәүләтнең социаль-демографик сәясәтен планлаштыру максатыннан уздырыла. Җаваплар никадәр төгәл булса, илнең икътисад һәм социаль сферасына караган проблемалар шулкадәр яктырак күренәчәк. Җанисәп алу вакытында кешегә барлыгы 23 сорау биреләчәк.
-
Биектау районын Равил Хисаметдинов җитәкләячәк
Узган шимбәдә, 9 октябрьдә, Биектау муниципаль районы Советының чираттан тыш сессиясе узды. Анда район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның үз вәкаләтләрен туктатуы мәсьәләсе каралды. Рөстәм Кәлимуллинны озатырга һәм районга яңа Башлыкны тәкъдим итәргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров килде.