13 февраль 2012 яңалыклары
-
Сак булыгыз: “Дамил 1” Люкс!
Балалар өчен чыгарылган "Дамил 1" Люкс коры сөт катнашмасын сатуны туктату турында. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, Иркутск өлкә-сенең Усолье-Сибирское шәһәрендә сальмонеллез белән авыруның 16 очрагы теркәлгән, шуларның 13 очрагы 2 атналыктан алып, 7 айга кадәрге балалар арасында, 1 очрак 4 яшьлек...
-
Бильярд Спартакиадасы
«Биектау» сәүдә-күңел ачу комплексында бильярд буенча Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләрдә эшләүчеләр арасында Спартакиада узды. Бу көнне иң яхшы бильярдчы исемен яулау өчен республиканың сигез районыннан килүчеләр көч сынашты. Бильярд - Россиядә киң таралган уен. Ул өстәлгә шарлар тезү белән генә түгел, ә бәлки көндәшеңне...
-
Ул хөрмәткә лаек
Светлана Юрьевна Мөбарәкшина 1982 нче елның 9 февралендә Арчада туа. Мәктәп тәмамлаганнан соң Арча педагогия көллиятенә укырга керә һәм аны кызыл диплом белән тәмамлый. Белгечлек алганнан соң, 2001 нче елда Усад гомуми белем мәктәбендә татар теле укыта башлый. Моннан соң Светлана Юрьевна һөнәри дәрә-җәсен күтәрә - Казандагы Татар дәүләт гуманитар...
-
Аны дуслары, күршеләре “ашыгыч ярдәм” дип йөртәләр
Мәрхәбә Латыйпова хатын-кыз өчен иң әйбәт һөнәрне сайлаган, ул - җәмәгать туклануы технологы. Пенсиягә чыкканчы кырык елга якын җәмәгать туклануы системасында тырышып эшләде. Ул Балтач районының Салавыч авылында туыпүсә. Кооперация техникумын тәмамлаганнан соң аны Биектау райпосына җәмәгать туклануы технологы итеп җибәрәләр. Ул хезмәттәшләре белән тиз арада танышып та өлгерә, аралашучанлыгы,...
-
Тормышыннан ямь таба белә
Мин өлкән яшьтәге ханымнар белән аралашырга яратам. Аларда тормыш зирәклеге белән бергә яшәешкә карата ниндидер үзенчәлекле, юмор хисе белән сугарылган мөнәсәбәт була. Язмыш сынауларына чыдар өчен аларга, мөгаен, нәкъ менә шушы сыйфат көч бирәдер дә. Язмамның бүген сезнең белән таныштырачак герое да өлкән буын вәкиле, аларны башкача сугыш чоры балалары...
-
Бердәм команданың бер вәкиле
Алдынгы хуҗалык үзенең лидерлыгын җитәкчеләре белән бер үк төрле уйлар һәм бурычларны күздә тотып яшәүче белгеч-фикердәшләрнең тату командасының максатка юнәлешле эшчәнлеге бәрабәренә генә саклый ала. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте моңа ачык мисал. Районда гына түгел, бөтен республикага да танылган әлеге хуҗалыкның уңышлы эшчәнлеген теге яки бу яңа технологияне...
-
Яңа җиңүләр
Казанда 1997-1999 елгы үсмерләр арасында ирекле көрәш буенча шәһәр беренчелеге булды. Ярышларда бөтен республикадан килгән спортчылар катнашты. Призлы урыннар өчен 120 кеше көрәште. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Руслан Крюков, Динар Шакиров чемпионнар булдылар, Адель Кормаков ярышларның бронза призын яулады. Спортчыларның остазлары - балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары С.Ф.Тимофеев һәм Т.Н.Гаврильчев. Спортчыларга...
-
Уңышлы эшли
Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыкларның берсе Олы Кавал авыл җирлегенең Чуваш Иле авылында. Егерме баш мөгезле эре терлектән тыш, хуҗалыкта сарыклар һәм кош-корт та асрыйлар. Гаилә башлыгы - Рәшит Гыйззәтуллин. Элек ул "Чулпан" колхозында бригадир иде, ә 1999 елдан үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгын оештырып җибәрде. Гыйззәтуллиннар гаиләсе узган ел халыкка...
-
Мактауга лаеклы фермерлар
Бүгенге көндә районның крестьян-фермер хуҗалыкларында 453 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 209 сыер асрала. Аларның яртысы диярлек Дөбъязда эшләүче Минсинә Латыйпова хуҗалыгында. Анда 200 баш мөгезле эре терлек һәм 92 сыер асрала. Алар ире (икесе дә ветеринарлар) белән бергә гаилә фермасы булдырдылар. Латыйповларның крестьян-фермер хуҗалыгы узган ел 4728 центнер...