10 март 2021 яңалыклары
-
Һәркемнең дә сөйкемле сөяге була
“Биектау” медиахолдингы, Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап, “Ах, нинди хатын-кыз!” бәйгесен игълан иткән иде. Өч номинациядә призлар өчен 120дән күбрәк гүзәл зат көрәште. Гомумән алганда бу - катнашучылар тарафыннан тупланган 150 мең лайк. Безнең газета укучыларыбыз, тамашачылар һәм тыңлаучылар үз фоторәсемнәрен “Ретро”, “Нәни принцесса” һәм “18 дән узганнар” номинацияләре кысаларында җибәрә алдылар. Җиңүчеләр билгеле. “18 дән узганнар” номинациясендә Фәрзия Садыйкова җиңү яулады.
-
Шахмат - зирәкләр уены
Биектау районының Шәпше, Чыпчык һәм Ямаширмә авылы мәктәпләрендә балалар өчен шахмат зоналары барлыкка килде. Хәзер укучылар тәнәфесләрдә һәм дәресләрдән азат булган вакытларда интеллектуаль уен белән мәшгуль булачак. Шахмат зонасы иң элек Шәпше мәктәбендә пәйда булды. Мәктәптә моңа кадәр берәү дә шахмат уйнау урыны булдыру турында уйламаган. Шахмат өстәле урнаштыргач та, балаларның һәрберсендә уйнап карау теләге уяна. "Балалар бик шат. Һәр сыйныфның үзенең шахматчылары пәйда булды. Киләчәктә, балаларның интеллектуаль дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, шахмат түгәрәге ачарга ниятлибез”, - ди Шәпше урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйниятуллина.
-
Биектау районында дәрәҗәле ярыш узды
“Биектау” спорт комплексында 2003-2004 елгы үсмерләр арасында милли көрәш буенча республика Беренчелеге узды. Биектау районына ярышка Татарстанның иң көчле спортчылары җыелды. Ике йөздән артык катнашучыч көрәш буенча Россия Беренчелеге финалына эләгү хокукын яулау өчен көч сынашты.