9 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
ХЫЯЛЫМ ТОРМЫШКА АШТЫ
Узган ел Түбән Новгород өлкәсенең Александр Сергеевич Пушкин исеме белән аерылгысыз бәйләнештә булган борынгы рус авылы Болдиноны күрү бәхетенә ирештем. Бу минем күптәнге хыялым иде. Ватан хакына кылган хәрби батырлыклары өчен XVI нчы гасыр азагында бөек шагыйрьнең борынгы бабаларына бүләк итеп бирелгән Болдино өч гасыр дәвамында Пушкинның нәселдән килүче биләмәсе...
-
КҮҢЕЛЛЕ ОЧРАШУ БУЛДЫ
Яңа ел бәйрәме килгәч, балаларның күзләре очкынланып яна башлый. Биектау авылындагы "Балкыш" Балалар иҗат йортында бәйрәм, балачак персонажлары Кар кызы һәм Кыш бабай белән очрашу булды. Бәйрәм чыршысына Биектау районының төрле почмакларыннан: Бөреледән, Шәпшедән, Биектаудан, Чыпчыктан, Олы Кавалдан һәм башка төбәкләрдән үзләрен тәрбиягә алучылар белән яшь ярымнан алып 16 яшькә...
-
БАЛАЛАР КҮЗӘТҮСЕЗ КАЛМАСЫН
Балаларның кышкы каникуллары дәвам итә. Шул уңайдан исегезгә төшерәбез - 2010 елда гамәл-гә кергән «ТРда балаларның сәламәтлегенә зыян килүне кисәтү, аларны физик, интеллектуаль, рухи һәм әхлакый яктан үстерү чаралары турында»гы Татарстан Республикасы законы нигезендә балигъ булмаганнарның әти-әниләреннән башка кичке вакытта 22 сәгать-тән 6 сәгатькә кадәр урамда булуы тыела: 1) җәмәгать...
-
ЭШ СӘГАТЬЛӘРЕ ЧИКЛӘНМӘГӘН
РФ Эчке эшләр министрлыгының «Биектау» муниципальара бүлегенең участок полиция вәкиле Сәлахов Динар Илдар улы турында язарга телим. Без бик күп һөнәрләрне тынгысыз, мәшәкатьле дип әйтәбез. Мәсәлән, укытучы һөнәре безнең өчен иң авыр хезмәтләрнең берсе. Врач хезмәтен шулай ук тынгысыз дип исәплибез. Үзем аралашкач, якыннан белгәч, полиция хезмәткәренең, бигрәк тә участок...
-
НУР ӨЛӘШҮЧЕ КҮҢЕЛ
Кеше гомере - уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек... Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, утларында яндырып, сагышмоңга салып, уза да китә. Әгәр шулай кыска икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәтшатлыктан гына торырга, искиткеч асылташтай балкырга тиештер шикелле. Ә...
-
“БАШКА ЧИГЕНЕРГӘ ЯРАМЫЙ, АРТТА МӘСКӘҮ”
71 ел элек декабрьдә бөтен дөнья тын да алмый Мәскәү янындагы фронт вакыйгаларын күзәтә, анда Советлар иленең язмышы хәл ителә: гитлерчыларга, тагын бер адым ясасалар, Мәскәүгә кереп булыр кебек тоела. Фашист газеталары, берсен-берсе уздырып, немец солдатларының инде безнең башкалабызны бинокль аша күзәтүен, бүген булмаса, иртәгә Мәскәүгә керәчәкләре турында язалар. Берничә...
-
БОКСТА ДА БЕЗ ТӨШЕП КАЛГАННАРДАН ТҮГЕЛ
СССРның спорт мастеры, СССР кубогы финалчысы Н.М.Ведерников истәлегенә "Б" классына караган бокс буенча 1995-1996 нчы елда туган яшь спортчылар арасында алтынчы Бөтенроссия турниры 2012 нчы елның декабрендә Йошкар-Олада узды. Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Татарстан җыелма командасының лаеклы вәкилләре булдылар. 69 килограммга кадәрле авырлыкта Илнар Гафиатуллин, спорт мастеры кандидаты...
-
МУНИЦИПАЛЬ БЕРӘМЛЕКЛӘР СЪЕЗДЫ БУЛДЫ
Яңа ел алдыннан Казанда узган муниципаль берәмлекләр Советы съездында авылда тормышны яхшырту юллары турында фикер алыштылар. Биектаудан форумда муниципаль район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, башкарма комитет җитәкчесе Раил Зәйнуллин, барлык егерме тугыз авыл җирлеге башлыклары катнашты. Бу көнне съездда Ямаширмә авыл җирлеге башлыгы Фәнил Мөхтәров чыгыш ясады. Ул авыл җирлегенең эш...
-
ПЕНСИЯҢ ТУРЫНДА ЯШЬ ЧАКТА КАЙГЫРТ
2012 елның 3 декабрендә "Мәҗбүри пенсия страхованиесе мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" № 243-ФЗ Федераль законы кабул ителде. Пенсия реформасы: "дәш-мәүчеләргә" туплана торган пенсиягә чигерүләрне киметәчәкләр, ә зарарлы производство хуҗалары һәм үзләрен эш белән тәэмин итүче гражданнар Пенсия фондына күбрәк түләячәк. Төзәтмәләр чыгымнарны оптимальләштерүгә һәм...
-
ЯҢА ЕЛГА ӘЙБӘТ БҮЛӘК
Яңа 2013 ел алдыннан безнең районның ике полиция хезмәткәре тормышында әһәмиятле вакыйга булды. Алар торак шартларын яхшырту өчен бер тапкыр бирелә торган социаль түләүгә сертификат ияләре булдылар. Сертификатлар тапшыру тантанасын ТР буенча РФ Эчке эшләр министры Артем Хохорин ачып җибәрде. Аның әйтүенчә, Татарстан полиция хезмәткәрләре гаиләләрен исәпкә кую буенча алдынгы...