5 декабрь 2012 яңалыклары
-
Бер атнада – өч янгын
Узган атнада районда өч янгын чыкты. Барысы да торак секторда. Алатта мәйданы 60 кв. метрлы торак йорт янды. Олы Солабашта, беренчел тикшерүдән алынган мәгълүматларга караганда, кыска ялганыштан кеше яшәми торган йортка ут каба. Якшәмбе көнне кич белән Садиловода мунча яна. Янгыннарда кеше корбаннары юк.
-
Кызларыбыз сынатмады
Волейболчы кызларыбыз тагын уңышлы чыгышлары белән куандырды. Татарстан Республикасының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Кубогына авыл районнарының хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча 29-30 ноябрьдә Мөслимдә узган ярышта Биектау районы кызлары беренче урынны алдылар һәм Кубокка лаек булдылар. Команданы җиңүгә ирешүе белән котлыйбыз һәм яңа спорт уңышлары теләп калабыз.
-
Районда хоккей мәйданчыклары арта
Стационар хоккей тартмалары безнең районда күбрәк булачак. Гамәлдәге унбер мәйданчыкка тагын икәү - Сая һәм Олы Битамандагылары өстәләчәк. Кар катламы ныгыгач һәм көннәр салкынайтып җибәргәч, мәктәпләр һәм авыл җирлекләре, хоккей тартмаларына су сиптереп, шугалак ясау һәм чаңгы юлы салу белән шөгыльләнә башлаячаклар.
-
Изгелек кылырга иренмәгез
Халыкара инвалидлар көне һәм ункөнлеге алдыннан үзәк Биектау мәдәният йортында "Йөрәктән йөрәккә" хәйрия марафоны булды. Залга предприятие, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, шушындый изге эшкә үзләреннән өлеш кертергә теләгән район үзәге кешеләре җыелды. Очрашуга матди ярдәмгә аеруча мохтаҗ ун инвалид бала чакырылган иде. Ә район буенча инвалид балалар саны 216....