Танышу әдәбенең дә үз кагыйдәләре бар
Биектау районының 2 нче урта мәктәбе укучылары шул кагыйдәләр белән таныштылар. Мәктәптә «Өмет» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы «Танышу», «Үз тәртибеңне аңлы рәвештә формалаштыру» дигән темаларга тренинг уздырды.