4 май 2017 яңалыклары
-
Эльвира Сәләхова - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Эльвира Сәләхова. "Мәкерле кешеләргә беркайчан да үч итмәгез, бары тик бәхетле булыгыз. Алар моны тыныч кына кичерә алмаячак", - дип киңәш бирә безнең...
-
Пенсиягә кагылышлы соравы булганнарга җавап бирәләр
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан, Россия Пенсия Фондының Татарстан бүлеге ветераннар өчен кайнар элемтә номеры ача. 5 май көнне сәгать 9.00дән 15.00гә кадәр 8-800-100-26-27 телефоны аша пенсия түләүләре, социаль хезмәтләр җыелмасы һәм башка пенсиягә кагылышлы сорауларга җавап табарга мөмкин булачак.
-
Биектау районы кызы «Мини-мисс Татарстан-2017» бәйгесендә катнаша
Казанда талантлы балалар һәм матурлык конкурсы "Мини-мисс Татарстан-2017" бәйгесе уза. Әлеге бәйгедә катнашырга дип Татарстанның төрле шәһәр районнарыннан гаризалар килгән. Сайлап алу турында кызларның үзләрен сәхнәдә ничек тотуларын, талантларын истә тотып, 45ен сайлап сайлап алганнар. Әлеге кызлар арасында Биектау районы Усад авылыннан 7 яшьлек Алинә Гайниева да бар. Бәйгенең финал...
-
Ямаширмәлеләр “Башваткыч”та катнашты
Ямаширмә авылы кешеләре Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Башваткыч" телевизион уенында катнаштылар. Аерым алганда, тапшыруда сүз Бөек Ватан сугышы елларында 146 нчы укчы полкның авылда урнашкан 280 нче артиллерия полкы турында булачак. Тапшыру эфирга бәйрәм көннәрендә чыгачак. 6 май ТНВ-Планета каналы 11.00 сәгатьтә һәм 19.20дә кабатлау 7 май ТНВ каналы 18.00...