3 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Балкыш" балалары кадерле кешеләренең рәсемнәрен ясый (ФОТО)
Биектауның "Балкыш" балалар иҗаты йортына йөрүче балалар Өлкәннәр көненә багышлап үзләренең иң кадерле кешеләренең рәсемнәрен ясаганнар. Рәсемнәрдән күргәзмә оештырылган.
-
Татарстанның тугыз районында Африка чумасы буенча карантин игълан ителде
Нурлат районында йорт хайванында Африка дуңгыз чумасы ачыкланган. Татарстанда Нурлат районының Сосновка авылында Африка дуңгыз чумасы ачыклану сәбәпле, карантин игълан ителгән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты Баш ветеринария идарәсе хәбәр итә. Аерым алганда, Африка дуңгыз чумасы буенча карантин беренче һәм икенче куркыныч тудыручы зоналарда билгеләнгән. Беренче зонага Нурлат районындагы Сосновка...
-
“Биектау” медиахолдингында “Кайнар линия” эшли
"Биектау" телевидениесе һәм "Биектау FМ" радиосы 2-36-59 телефоны буенча "Кайнар линия" ачтылар. Безгә булачак мөһим вакыйгалар, үзегезне дулкынландырган проблемалар турында хәбәр итегез һәм бу турыда бөтен Биектау районына билгеле булыр.
-
Усад мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәменә багышланган чара узды
Корбан бәйрәме- ислам дөньясында иң зур һәм мөбәрәк бәйрәмнәрнең берсе. Балалар күңелендә дә бу бәйрәм матур, якты хәтирәләр белән урын алсын өчен, Усад авылы мәчетенең яшь абыстайлары Люция һәм Регина Фәхрисламовалар тарафыннан балалар өчен Корбан бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмдә шулай ук авылның абыстае Хәлисә апа Мәрданова һәм мәчет төзелүендә беренчеләрдән...
-
Ямаширмәнең "Йолдыз" балалар бакчасында өлкәннәр һәм тәрбиячеләр көненә багышланган бәйрәм үтте
1 октябрь көнне Ямаширмә авылының "Йолдыз" балалар бакчасында 27 сентябрь - "Балалар бакчасында эшләүчеләр көне" һәм 1 октябрь - «Өлкәннәр көне" уңаеннан бәйрәм иртәсе үтте. Бәйрәм кунаклары- кайчандыр шушы бакчада эшләгән өлкән тәрбияче апалар була. "Бәйрәм концертында өлкән төркем балалары тәрбияче апаларына багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Алардан кечкенәләр һәм...
-
Татарстанда көчле юл-транспорт казасы: 3 кеше һәлак (ФОТО)
Авария кичә кич Биектау районында булган. Кичә 16.30да 112 бердәм диспетчерлык хезмәтендә Биектау районында М7 трассасында көчле авария турында хәбәр алынган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәте. 820нче километрда DAF йөк фурасы һәм 14нче модельле Лада бәрелешкәннәр. Авария нәтиҗәсендә Лада йөртүчесе һәм аның ике...