3 май 2017 яңалыклары
-
Гүзәлия Хәнәфиева - "Биектау FM" йолдызы
Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Гүзәлия Хәнәфиева булды. Әни кеше безнең томышыбызда иң кадерле һәм иң якын кеше. Ә кыз бала өчен әни кеше дус һәм киңәшче дә...
-
Язгы кыр эшләренең иң кызган чоры
Район кырларында уҗым культураларын тукландыру эшләре тәмамланып килә, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау дәвам итә. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин механизаторлар эшен һәрчак күз уңында тота. Әле шушы көннәрдә дә ул тырмалау алдынгыларын бүләкләү өчен басуларга килде. Беренчеләрдән булып алдынгы флагларын Бөреле, Битаман һәм Әсән хуҗалыклары механизаторлары алды. Сүз уңаеннан күп...
-
Алда олы җиңүләр, зур сәхнәләр көтә
«Мандарин» бию студиясе 8-нче тапкыр үзенең туган көнен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан Биектау районы 3 нче урта мәктәбендә бию коллективы үзенең хисап концерты белән чыгыш ясады. Анда районның талантлы балалары катнашты. 8 ел эчендә мандаринлылар бик күп казанышларга ирештеләр, дипломнарга, мактау кәгазьләренә лаек булдылар. Аларның репертуарында берсеннән-берсе дәртле биюләр...
-
Роструд кыска эш атнасы турында искә төшерә
Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе атнада бары өч эш көне булачак. Россия Хезмәт һәм эш белән тәэмин итү федераль хезмәте (Роструд) хәбәр итүенчә, Җиңү көне бәйрәме уңаеннан, бу эш атнасы тәмамлангач, россиялеләр рәттән 4 көн ял итәчәк һәм киләсе...
-
«Яшел Россия – яшел Биектау»
Биектау районы халкы Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсендә катнашты. Врачлар, укытучылар, предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бу юлы кулларына тырма, сәнәк, себерке, көрәк алып шимбә өмәсенә чыктылар - район үзәген кышкы касмактан чистарттылар. Экологик шимбә язгы чистарыну эшләренең иң югары ноктасы булгандыр, мөгаен. Чөнки өмәгә районның барлык оешма, предприятие, бюджет хезмәткәрләре,...