Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Равил Хисаметдинов: «Алар Ватан алдындагы изге бурычларын намус белән үтәделәр»

15 нче февраль Россиядә Интернационалист сугышчыларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Быел бу көнне Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 35 ел булды.

Әфган сугышы 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. Совет гаскәрләренең  620 мең солдаты, офицеры Әфган җирендә үзенең интернациональ бурычын үти. Бу сугышта Татарстаннан 11 меңнән артык ир-егет  катнаша. Шуларның 300 е - "шурави" дип аталган сугышта башларын сала, бик күпләр хәбәрсез югала, әсирлеккә төшә. Меңәрләгән солдат авыр тән җәрәхәтләре ала.

Кичә районның  Җиңү паркындагы  Әфган сугышында, кайнар нокталарда катнашкан һәм чик сакчылары истәлегенә багышлап салынган һәйкәл янында истәлекле датага багышланган патриотик чара узды. Чарада Биектау муниөипалҗ районы башлыгы Равил Хисаметдинов, районның хәрби комиссары Александр Найденов, Әфган сугышы ветераннары катнашты.

“Биектау районыннан Әфганстан сугышына 70 кеше алына. Кызганычка каршы, аларның дүртесенә - Ильфат Бариевка, Олег Усовка, Константин Вислобоковка һәм  Рәдиф Гәлиуллинга -  туган җиргә исән-имин кайтырга насыйп булмый. Исән-имин кайтканнардан да инде  31 ир-егетебезне югалттык. Бүгенге көндә районда,  соңыннан безнең районны үзенең рәсми яшәү урыны итеп кабул иткән ир-егетләребезне дә исәпкә алып,  90 сугышчы-интернационалист яши. Алар арасыннан 12 биектаулы сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен төрле исемдәге орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә: Рәшит Газизуллин – Кызыл Йолдыз ордены һәм “Хәрби батырлыгы өчен” медале,  Иван Егоров – Кызыл Йолдыз ордены, Вильдар Гәлиев һәм  Ришат Нургалиев “Хәрби батырлыгы өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләренә ия була”, – дип билгеләп үтте Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов.

Медальле ир-егетләр югарыдагы исемлек белән генә чикләнми. Равил Муллагалиев, Александр Пожарский, Сергей Чернов  һәм  Габделмөнир Шәрипов “Хәрби батырлык өчен”  медаленә,  Илгизәр Усманов, Расих Хәкимов һәм Наил  Шакиров “Батырлык өчен” медаленә лаек булдылар.

Хатип Низамов һәм  Александр Пожарскийның күкрәгендә  «Дәүләт чикләрен саклауда күрсәткән батырлык өчен» медальләре  ялтырый.

Әфган сугышы 10 ел дәвамында барды. Меңәрләгән яшь егетләрнең язмышын җимерде, толлар һәм ятимнәргә, ялгыз калган аналарга гомерлек   кайгы-хәсрәт китерде. Әфганчылар ни дәрәҗәдә ватанпәрвәр булуларын интернациональ бурычларын үтәгәндә расладылар, хәрби антларына тугры калып, Ватан алдындагы хәрби бурычларын батырларча үтәделәр.

“Әфган сугышы тәмамлануга да 35 ел вакыт узып китте, - диде, хәрбиләрне тәбрикләп, районның хәрби комиссары Александр Найденов. - Бу сугыш та илебезнең данлы тарихына кереп китте. 15 февральдә без, барыбыз да бергә җыелып, очрашып, яу кырында башларын салган сугышчан дусларыбызны искә алабыз, аларның данлы исемнәрен күңелләребездә яңартабыз. Бу көнне без батырлык, намуслылык, сугышчан рух һәм Ватанга карата эчкерсез мәхәббәт күрсәткән, хәрби антларына тугрылык саклаган якташларыбызны хөрмәтлибез”.

Февральнең беренче яртысында районның әфганчылар берлеге  әгъзалары  күп кенә мәктәпләрдә, мәдәният йортларында узган патриотик чараларда катнашты. Әфган сугышы илебез тарихына ныклык һәм каһарманлык символы буларак, сугышчан батырлык билгесе буларак язылган. Әфган сугышында катнашучылар әле бүген дә  сафта, үсеп килүче буынны  хәрби-патриотик тәрбияләүгә өлеш кертәләр, армиянең абруен саклыйлар, хәрби хезмәтнең дәрәҗәсен күтәрәләр.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев