Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

«Мин Аллага ышанмый идем... гыйбадәт кыла башладым»

“Мин Аллага ышанмый идем. Әтием югалгач халык алдында ант иттем, моннан соң гыйбадәт кыла башлыйм, дидем”.

Биектау районы Семиозерка авылында 83 яшьлек Евгений Круглов юкка чыга. Авыл халкы, бердәм кузгалып,  аны кичекмәстән эзләргә чыга.   Авылның иң өлкән кешеләренең берсен 6 сәгать дәвамында эзлиләр. Евгений Петрович Семиозерка авылында яши. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, көн саен 3-5 километр җәяү йөри, гимнастика белән шөгыльләнә.

 «Әтием,  минем өчен Семиозерка авылы бик кадерле җир. Без аның тарихын да беләбез, аның һәр почмагын, үсеп утырган һәр агачын, чишмәләрен, яшел болыннарын, хәтта анда үскән һәрбер үләнне үз итәбез.  Әтием кайчан да булса  шунда адашыр дип башыма да китереп карамадым”, - ди Евгений Кругловның 60 яшьлек улы  Александр Евгеньевич.

1 февраль көнне Евгений Петрович, гадәттәгечә, саф һава сулап кайтырга дип  өеннән чыгып китә. Вакыт та кичкә таба авышкан була. Ул бер-ике сәгатьтән соң һәрвакыт өенә кайтып керә торган була. Ә бу көнне аны өйдә бик озак көтәләр.  Александр Евгеньевич тәрәзәдән күзен дә алмый - әтисен көтә. Көн дә караңгыланганнан караңгылана бар. Ни әйтсәң дә, кышкы салкын кич. Ул паникага бирелә башлый һәм әтисен эзләргә дип чыгып китә. Авыл кешеләре актив аралаша торган социаль челтәргә аның беркайчан да кергәне булмый. Ярдәм сорап, авыл кибетчесенә мөрәҗәгать итә. Нияте – әтисен эзләргә авыл халкын   җәлеп итү була. Кибетче әлеге хәбәрне чатка җибәрә. Чатта участокның полиция хезмәткәре дә була. «ЛизаАлерт» волонтерлар отрядына да Евгений Кругловның югалган хәбәре бик тиз килеп ирешә. Авыл җирлеге башлыгы  Гөлфия Игезбаева, хәбәрне алу белән, үзенең эш урынына килеп җитә һәм ашыгыч рәвештә штаб оештыра. Авыл халкы, волонтерлар һәм полиция хезмәткәре  Евгений Петровичны 6 сәгать дәвамында эзлиләр: авылның барлык урамнарын, кеше йөрми торган почмакларын, тыкрыкларны җәяү дә, машина белән дә йөреп чыгалар.  Видеокамера урнаштырылган урыннардагы язмаларны җентекләп тикшерәләр.  Авылдан чыга торган юллар, кеше эзе күренгән юл буйларын  карап чыгалар. Авыл халкы Евгений Петровичны исән килеш табачакларына һич шикләнми.

 

Кар өстендәге эзләр...

Евгений Петрович кар әсирлегеннән чыга алмыйча бик озак әйләнеп йөри. Аны эзләргә чыккан авылдашлары нәкъ менә шул эзләргә юлыга. Мантыйкка сыймаган мондый эзләрне адашкан кеше генә калдыра ала, дип уйлыйлар алар. Александр Евгеньевич әтисенең аяк киеме эзләрен чатка җибәргән була. Кардагы эзләр шул эзләр белән тәңгәл килә. Евгений Петрович адашкан урын авыл читендә үк була.  Дүрт кеше аяк эзеннән кырга таба китә. Әлеге төркем белән тәҗрибәле коткаручы Иван Гаврилов җитәкчелек итә. Ул 9 елга якын янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы булып эшли. Шуңа күрә Иван Гаврилов, үз тәҗрибәсенә таянып, волонтерларны ышанычлы рәвештә үз артыннан ияртә.

 «Кыр буйлап бераз баргач та без аны күреп алдык, - ди Иван Гаврилов. – Ул аягында көч-хәл белән генә басып тора иде.  Бу килеш күрү безнең барыбызны да дәртләндереп җибәрде. Ул үзе дә мине шунда ук танып алды. Без аны кар әсирлегеннән тиз генә коткару җаен күрә башладык, Чөнки ул бик нык йончыган иде”. Бу вакытта инде төнге унберенче яртылар була. Авылдашларның берсе - Андрей Кравченко – яткырып алып кайта торган җайланма алып килә. Шул җайланмада  Евгений Петровичны авылга кадәр алып кайталар.  

 «Кар баскан кыр буйлап 83 яшьлек кеше түгел, яшьләр дә үтә алмый. Без билдән карга бата-бата бардык. Ничек ул шул кадәр юлны үтә алган? Шаккаткыч хәл. Совет заманында чыныгып, сәламәт яшәү рәвеше алып барган  кешеләр генә мондый сынауны үтә ала торгандыр, - ди Иван Гаврилов.  – Башкача моны аңлатып булмый”.

Соңыннан билгеле булганча,  Евгений Петрович күлгә бата. Аның киемнәре юп-юеш була. Коткаручылар шунда ук аның киемнәрен алыштыралар, беренче ярдәм күрсәтәләр. Өйгә кайткач ашыгыч ярдәм машинасында медицина хезмәткәрләре дә килеп җитә. Алар 2 сәгатькә якын Евгений Петровичның физик халәтен күзәтәләр. Чөнки ул бик нык туңган була һәм аның кан басымы да шактый гына төшә башлый.

 «Бүген минем әтиемнең сәламәтлеге яхшы, - ди Александр Евгеньевич. – Адашып, туңып йөрүләр нәтиҗәсендә өзлегүләр күзәтелми.  Әмма ул бик нык  куркып калды.  Урамга чыгып, һава сулап  керер вакыты җитү белән аны моңа кадәр билгеле булмаган курку хисе биләп ала. “Кара әле, мин хәзер генә курка башладым бит, адашкан төнне андый хис бөтенләй башыма да килеп карамаган иде”, ди.  Мин үзем дә кичке 17 сәгатьтән 22.30 минутка кадәр һәр кичне яңадан тетрәнүләр кичерәм. Әтием югалган, аны эзләгән кич хәтирәләре минуты, секунды белән күз алдына килә башлый, йөрәгемне сызлата, үземнең дә кәефем начарлана башлый. Әтиемне эзләргә дип, бердәм рәвештә кузгалган һәм бердәнбер дөрес юлны тапкан авылдашларыма чиксез рәхмәтемне белдерәм».

Евгений Петровичның улы  Александр Евгеньевич әтисенең адашуын үзенчә аңлата: “Кичке эңгер-мэңгердә 83 яшьлек өлкән кешенең генә түгел, яшьләрнең дә күзе “алмаша” башлый. Тавык күзе (гемералопия) көн белән төн алмашкан вакытта  күрү сәләтен  киметә. Ап-ак кар хәлне тагын да кискенләштерә. Дөнья ап-ак кардан гына торган кебек була. Мондый вакытта адашу ихтималы да бермә-бер арта.  Шул рәвешле әтием дә  юнәлешен югалткан була. Минем әтием көчле ихтыярлы кеше. Ул яшәргә тели. Менә шул ихтыяр көче һәм Семиозерка халкының  ярдәмчел, игелекле  булуы әтиемне коткарып калырга төп сәбәп булды да инде”.

Шул көннән соң Кругловларның гаилә әгъзалары,  барысы да бер фикергә килеп, кешенең кайда хәрәкәт иткәнлеген күрсәтә торган җайланма алырга кирәклегенә инаналар. Ә Александр Евгеньевич үз гомерендә беренче тапкыр ант эчә: гомере буе атеист булып яшәгән, инде олыгая башлаган  ир уртасы кеше Аллага шөкер итеп, гыйбадәт кыла башларга ниятли.

«Мин җаным-тәнем белән атеист идем, - ди ул. – Шул көнне әтиемне ашыгыч ярдәм машинасына салганнарын карап торганда бөтен халык алдында ант иттем: бүгенге көннән Аллага ышанып, гыйбадәт кыла башлыйм, дидем. Минем һөнәрем дә инженерия белән бәйле, кыскасы, материалист. Ә Аллаһы Тәгалә вакыты килеп җиткәч үтәлергә тиешле гыйбадәт турында үзенең билгеләрен җибәрә башлый икән. Аллага шөкер, әтием исән калды, ә ул бик зирәк акыллы, хикмәтле, тәртипле кеше”.

Безнең бу материал шәхсән Евгений Кругловны эзләү, аны коткару, аның кичерешләре  турында гына түгел.

Безнең янәшәбездә генә көннәрен һәм төннәрен сызланулар белән үткәрүче, кар басып киткән капкаларыннан чыга алмыйча, бер кисәк ризыкка тилмереп  ятучы,  картлык көннәрен ялгыз кичерүче әбиләр һәм бабайлар, күпме инвалидлар бар. Алар барысы да безнең ярдәмебезгә, кайгыртучанлыгыбызга мохтаҗ. Аларның капка төбен көрәп, чәй куеп, кайнар ризык ашатып, күңелләрен күрсәк, үзебезнең күңелләр дә шәфкатьлерәк,  мәрхәмәтлерәк булып китәр иде, күрсәткән ярдәмебез үзебезне дә яхшы якка үзгәртер иде.

Авыл белән кубып, тугызынчы дистәсен ваклаган кешене кышкы төндә исән-имин табып алган Семиозерка авылы халкына афәрин дими, ни дисең?

Изгелек җирдә ятмый, дигән әйтем дә бар бит әле. Евгений Кругловны эзләүдә актив катнашкан һәр кешегә №113нче янгын сүндерү-коткару бүлеге үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев