Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
АВЫЛ ҖИРЛЕКЛӘРЕНДӘ

Мәктәп бакчасы язны көтә

Ямаширмә мәктәбе укучылары матур хыялларны чынбарлыкка әверелдерәләр. Менә икенче ел инде алар мәктәп бакчасын гөлбакча итәләр. Быел да мәктәптә эшләп килә торган агротүгәрәктә җир кардан арынгач башкарасы эшләргә әзерләнәләр.

Агротүгәрәк аларның мәктәптән тыш яратып, күңел биреп  йөри торган шөгыльләре. Биредә кызлар һәм малайлар бакчачылык серләренә төшенәләр. Яшь агрономнар үзләре утырткан һәр орлыкның тишелеп чыгуын түземсезлек белән көтәләр, үсентеләрне барлык шартына туры китереп карап үстерәләр. Җир өлгергәч үсентеләр мәктәп бакчасына күчеп утыра һәм җәй буе, балаларның күзен, күңелен иркәләп, шау чәчәккә күмелеп утыра.

Агротүгәрәктә бакчачылык белән шөгыльләнү өчен барлык кирәк-яраклар да булдырылган. Көрәк, чүлмәк, көздән әзерләп куелган туфрак,  төрледән-төрле чәчәк орлыклары – барысы да тәртип белән әзерләнгән, Биредә балалар орлыкларны әзерләү, аларны чәчү, үсентеләрне күчереп утырту, су сибү, ашлау кебек мөһим  эшләргә өйрәнәләр.  Түгәрәкне тәҗрибәле биология укытучысы Фидания Вәгыйзовна Гыйниятуллина алып бара.

“Алия чәчәк үсентесенең өске өлешен сак кына өзеп ала. Болай эшләгәндә үсенте ныклы тамыр җибәрә, ботаклары да юан булып үсеп китә. Күчереп утыртканнан соң үсентеләр 2-3 көн “авырыйлар”, аннары инде үсеш чоры башлана”, - ди Ямаширмә мәктәбенең география һәм биологиия укытучысы Фидания Гыйниятуллина.

Түгәрәктә шөгыльләнүче балаларның куллары эшкә ятып тора. Чөнки алар бакчачылык эшен берничә ел өйрәнәләр. Үзеннән-үзе чери торган чүлмәкләрне дә укучылар үзләре әзерлиләр. Быел алар меңнән артык шундый чүлмәк әзерләп куйган инде.

“Без чәчәкләр утырту белән генә шөгыльләнмибез,  кыяр, помидор, борыч кебек яшелчәләрнең үсентеләрен  дә үзебез әзерлибез. Ясаган кечкенә чүлмәкләребез нәкъ менә шул яшелчәчләр  өчен кулланыла”, - диләр яшь агрономнар.

Укучылар карның ни дәрәҗәдә мөһим “ашлама” икәнлеген күптән беләләр инде. Чәчәкләрнең кайбер төрләрен балалар кар өстенә чәчәләр. Болай эшләгәндә орлыкларның ешлыгы да күренеп тора, алар туфракка ныграк ябышып үсә, кар  эреп, туфракны файдалы матдәләргә дә  баета, диләр алар. Иртә яздан чәчкән  яшелчәләрне, чәчәкләрне май аенда мәктәп бакчасына чыгарып утырталар. Бу вакытта эшнең тагын да җаваплырак чоры башлана. Балалар һәр төпне зур игътибар белән күзәтеп тора: ашлый, су сибә, туфрагын йомшарата, формалаштыра, чүбен утый.

Мәктәпнең биология кабинеты кышын да, җәен дә  гөлбакча кебек. Тәрәзә төпләрендә күптән инде кыярлар үсеп утыра. Быелгы елның кыяр уңышын иң беренче булып Ямаширмә мәктәбе укучылары татып караган.

Балалар өйләрендә дә шундый ук яшелчә почмагы булдырган. Өйдәге үсентеләрне дә үзләре карап үстерә: иртән мәктәпкә барыр алдыннан су сибә, үсемлекләргә төшә торган яктылыкны тикшереп тора, яктылык җитмәгәндә махсус лампалар урнаштыра. Үсемлеккә, иң беренче чиратта, яктылык кирәклеген балалар күптән белә. Яктылык җитмәгәндә үсемлек озынлыкка үсә, аның ботаклары нечкә була, яфраклары аксыл төскә керә. Андый үсемлектән мул уңыш та, матур чәчәк тә алып булмый.

“Без  өйдә 40 төрдән артык матур-матур чәчәкләр үстерәбез. Аларның ничек үсүен күзәтергә яратам мин. Үзең карап үстергәндә аларның һәрберсе якын”, - ди 9 нчы сыйныф укучысы Диләрә Нагуманова. Диләрә укуын аграр университетта дәвам итәргә тели. Фидания Вәгыйзовнада белем алган абыйсы да шул ук уку йортын сайлаган.

Мәктәпнең агротүгәрәге озак еллар эшләп килсә дә, рәсми рәвештә моннан ике ел элек кенә теркәү узган. Балаларга көн саен үз эшләренең нәтиҗәсен күреп тору бигрәк тә кызык. Алар хәттә тәнәфес вакытында да агрокабинеттан чыкмыйлар. Дәресләр бетү белән тагын шул кабинетка киләләр.

“Мин аларны беркайчан да, бернидән дә  тыйганым юк. Минем һәрбер киңәшемне йотлыгып тыңлый алар, һәр йомышымны йөгерә-йөгерә үтәргә әзер. Алар барысы да тырыш, иң мөһиме, матурлыкны үз куллары белән  тудыралар. Андый матурлык кадерлерәк була, аны җимерәсе дә, юк итәсе дә килми. Һәр ел саен яз килүен укучылар түземсезлек белән көтеп ала”, - ди Фидания Гыйниятуллина.

Авыл хуҗалыгына белемле кадрлар җитми. Татарстан мәктәпләрендә  соңгы елларда агрокласслар да ачыла башлады. Бу классларда балалар кечкенәдән җир эшен белеп үсәргә, үз куллары белән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерергә өйрәнә. Ямаширмә мәктәбендә дә моннан 20 еллар элек агротүгәрәк эшләгән. Анда белем алган укучылар бүген инде авылда үзләре крестьян-фермерлык хуҗалыклары ачып җибәргән.

“Безнең авыл бик зур. Фермерлык хуҗалыклары да күп. Кайчандыр бездә бик зур колхоз эшләп килде.  Һәркемгә эш җитәрлек иде. Авыл мәктәбе буларак без бүген балаларны авыл хуҗалыгы өлкәсенә җәлеп итәргә тырышабыз. Мондый катлаулы, авыр һәм мавыктыргыч эшне барытик үзе авылда үскән кеше генә булдыра ала”, - дип билгеләп үтте Ямаширмә мәктәбе директоры Ленар Сафиуллин.

Мәктәпнең  70 сутый җире бар. Җәй көне анда  мәктәп ашханәсе өчен витаминлы яшелчә, җиләк-җимеш, күңел өчен берсеннән-берсе матур чәчәкләр үстерәләр.  Балалар мәктәп бакчасында гына эшләп калмый, авыл фермерлары оештырган хезмәт лагерьларында эшләп ала. Анда инде үзең өчен азмы-күпме акча эшләү мөмкинлеге дә була.

Энҗе Гәрәфиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев